Чаллы волонтёрлары 21нче тапкыр СВО зонасына китте
Машиналарына мотоцикл да төяделәр.
Чаллы активистлары Ольга Айдимирова белән Илгиз Сәгыйдуллин бүген СВО зонасына кузгалдылар. Алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырачак. Бу инде аларның 21нче сәяхәтләре. Азык-төлек, кирәк-яраклардан тыш, машиналарына мотоцикл да төяделәр. СВО зонасында активистлар бер атна чамасы булырга планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, ТОС рәисе, эшмәкәр Илгиз Сәгыйдуллин гуманитар ярдәмне үз газеле белән ташый. Юлда ватылып яткан чаклары да күп булды.
«Гуманитар ярдәм ташып йөрүегез өчен күпме акча аласыз?» – дип сорыйлар миннән. Безгә беркем дә түләми. Барысы да үзебезнең кесәдән. Акчага барып кайтырга тәкъдим итсәләр, мин бармаячакмын да. Алай итеп йөрүчеләр дә бар. Бу аларның намусында. Мин – эшмәкәр. Атна-ун көнгә чыгып китеп, бизнесым аксый. Әмма үкенмим. Иң беренче урында – хәрбиләргә ярдәм итү бурычы», – ди Илгиз Сәгыйдуллин.
Ольга Айдимирова да хәрбиләргә ярдәм итәргә ашкынып тора. Сәяхәткә чыгар алдыннан аңа «Тимер» батальоны командиры «Фронтка ярдәме өчен» медален тапшырды. Январьда Илгиз Сәгыйдуллин белән икесене «Тимер» батальоны һәм 430нчы полк хәрбиләре зурлаганнар иде.
«Баштарак минем хәрби операция зонасына баруымны гаиләм бөтенләй белми иде. Эш буенча Казанга укырга барам дип, чыгып китә идем. Шулай 3 тапкыр барып кайттым. Илгиз Алмасович: «Зур юлга чыгабыз. Ни генә булмас?! Туганнар белеп торырга тиеш», – диде. Аннан соң гел Казанга укырга йөрим дип, алдап булмый бит инде. Гаиләм аңламас дип, курыктым инде. Ирем риза түгел, әмма сүз әйтми. Барыбер үземчә эшләячәгемне белә», – ди Ольга Айдимирова.
Чаллы волонтёрлары белән тулы интервьюны моннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев