Чаллы волонтёрларын хәрбиләр бүләкләде
Ольга Айдимирова белән Илгиз Сәгыйдуллин гуманитар ярдәмне СВО зонасына үзләре илтеп тапшыра.
«Мирный» ТОСы рәисе Ольга Айдимирова һәм «Вилюй-1» ТОСы рәисе Илгиз Сәгыйдуллин зур бүләккә лаек булдылар. «Тимер» батальоны һәм 430нчы полк хәрбиләре аларга медаль һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Чаллы активистлары хәрбиләргә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле ярдәм итә. Үзләре гуманитар ярдәм җыя һәм үзләре үк аны хәрби операция зонасына илтеп тапшыра. Узган ел хәрбиләр янына 14 тапкыр барып кайттылар. 17 миллион сумлык кирәк-яраклар калдырдылар. Бу хакта без монда язган идек.
Искәртергә кирәк, Илгиз Сәгыйдуллин бизнесын калдырып, үз машинасы белән йөри. Соңгы тапкыр алар ватылып та яттылар. Шуңа да карамастан, хәрбиләргә ярдәм итүдән туктарга уйламыйлар. «Мин хәрбиләрне ничек ташлыйм ди?!» – ди Ольга Викторовна. «Үз өлешемне ярдәм күрсәтеп булса да кертәсем килә», –ли Илгиз Алмасович та.
1 февральдә алар тагын юлга кузгала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев