Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы Газа секторына гуманитар ярдәм җибәрде

«Акча һәм кирәк-яракларны мәчетләр ярдәмендә бөтен Тукай районы буенча җыйдык», - ди Сәлман хәзрәт Исмәгыйлев.

"Әлхәмдүлилләһ, бүген Газа секторы халкы өчен Казанга гуманитар ярдәм машинасы җибәрдек. Газель кирәк-яраклар белән шыплап тулды. Моннан тыш, 307 мең 600 сум күләмендә матди ярдәм җыюга да ирештек. Акча һәм кирәк-яракларны мәчетләр ярдәмендә бөтен Тукай районы буенча җыйдык. Үз өлешен керткән һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен иде", - ди Тукай районы имам мөхтәсибенең ярдәмчесе Сәлман хәзрәт Исмәгыйлев. 

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Сидоровка бистәсендәге "Ихлас" мәчете Израиль һөҗүменнән зыян күргән Газа секторы халкына гуманитар ярдәм җыюны игълан итте (моннан укы).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев