Трамвай паркын яңартуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чаллыга 500 миллион сум бүлеп бирелгән.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең трамвай депосында булды. Ул капиталь ремонт узган трамвай вагоннарының йөрү өлешләрен – тележкаларны карады. Якын арада аларга Беларусьнең «Белкоммунмаш» компаниясеннән китерелгән беренче комплектлы яңа кузовлар урнаштырылачак.
Шәһәрдәге трамвай паркын яңарту өчен катнаш ысул сайланган. Бүген Чаллыда булган 100 трамвай вагонының 66сы инде 43 елга якын хезмәт күрсәткән. Бу алар өчен билгеләнгән норматив хезмәт итү вакытыннан өч тапкырга диярлек артык.
Яңа трамвай сатып алу якынча 100 миллион сумга төшә. Шуңа күрә шәһәрдә экономияле вариантка өстенлек бирелгән: капиталь ремонтланган йөрү өлешләренә беренче комплектлы яңа кузовлар урнаштырыла. Вагоннарның салоны, утыргычлары һәм башка эчке җиһазлары да заманча компонентларга тулысынча алыштырыла. Нәтиҗәдә яңа кузов белән ремонтланган тележканы берләштереп, заманча трамвай составы булдырыла.
Трамвай паркын яңартуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чаллыга 500 миллион сум бүлеп бирелгән. Шушы акча кысаларында ел ахырына кадәр шәһәргә беренче комплектлы 11 трамвай кузовы китерелергә тиеш. План буенча октябрьдә – дүрт, ноябрьдә – дүрт, декабрьдә өч комплект алу каралган.
«Трамвай паркын яңарту белән генә эш тәмамланмаячак. Киләсе этапта трамвай юлларын, контакт челтәрен һәм тарту подстанцияләрен капиталь ремонтлау каралган. Бу максатларга киләсе елда Чаллыга 1 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Бу шәһәрнең трамвай юл хуҗалыгын һәм электр челтәре комплексын масштаблы яңарту программасына башлангыч булачак», – диде Наил Мәһдиев.
Нет комментариев