Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 22 хәрби гаиләсенә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Дөньядагы бер телдә дә сезне юатырлык сүзләр юк», - диде һәлак булган хәрбиләрнең кадерле кешеләренә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында кыюлык һәм батырлык күрсәткән хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 22 шәһәрдәшебез Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә үлгәннән соң дәүләт бүләкләренә лаек булды. 

Сержант Сергей Зиновьев, ефрейтор Александр Еливанов, кече сержантлар – Илшат Әхмәтҗанов, Илнур Шәвәлиев, рядовойлар:   Руслан Блинов, Тимур Гайфиев, Альберт Гыйльметдинов, Нияз Гыйльфанов, Разим Давлетов, Айрат Исламгулов, Андрей Капкачев, Николай Кокорев, Григорий Лыткин, Алексей Нестеренко, Рәмзил Сабреков, Назул Ситдыйков, Александр Скородумов, Ян Сосновский, Илгиз Хәбиров, Даниил Шусков; гвардия рядовое Илнур Гәрәев, матрос Виталий Чекашовның гаиләләре мэр кулыннан  Батырлык Ордены алды. 

Наил Мәһдиев хәрбиләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә, балаларына мөрәҗәгать итте. 

«Якын кешенең мәңгелеккә китүе – гомер буе төзәлмәслек яра. Дөньядагы бер телдә дә мондый авыр кайгы кичергән кешеләрне юатырлык сүзләр юк. Сезнең кадерле кешеләрегез Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Тормыш дәвам итә. Балаларны илебезнең чын гражданнары итеп үстерү өчен тырышырга кирәк. Чаллы үзенең геройларын онытмый. Аларның исемнәре  «Мәңгелек ут» мемориал комплексына языла. Егетләребез укыган мәктәпләрдә махсус бүлмәләр, музейлар бар. Аларда егетләребезнең батырлыгы турында сөйли торган экспонатлар, документлар урын алган. Без алар белән горурланабыз. Урыннары җәннәттә булсын», – диде ул. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация һәлак булган хәрбиләр