Чаллыда 46 яшьлек ир-ат үле килеш бер атна яткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 46 яшьлек ир-ат үле килеш бер атна яткан

Үлем сәбәпләре билгеле түгел.

 

Узган ялларда ЗЯБ поселогының  15нче бистәсендәге бер йортта яшәүчеләр подъзддагы авыр искә түзә алмыйча полиция хезмәткәрләренә шалтыратып борчуларын хәбәр иткәннәр. Күршеләренең озак вакыт күренмәвен әйткәннәр.

 Хокук саклау хезмәткәрләре урынга килгәннәр һәм фатир хуҗасының үле гәүдәсен тапканнар. 

Якынча мәгълүматлар буенча, 46 яшьлек ир-ат бер атна элек үлгән. 

Ул үзе генә яшәгән, рәсми рәвештә бер кайда да эшләмәгән. 

Үлем сәбәпләрен  патологоанатом ачыклаячак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев