Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 8 кеше аяксыз-кулсыз кала язган

Андый куркыныч башкаларга да яный, ди травматологлар.

Ял көннәрендә шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә аяк-кулларын өшетеп 8 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта БСМП травмпункты мөдире Сергей Алексеев хәбәр итте. Пациентның бишесен хастаханәгә яткырганнар. Вакытында дәвалану алмасалар, хәл аянычлы тәмамланган булыр иде, ди табиб.

Гадәттә аяк-кулларны, борын-колакларны өшетәләр. Аеруча йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләр салкыннарга бик тиз бирешә. Тыгыз, дымлы аяк киеме, тар өс киемнәре кигән, талчыккан, ач, озак хәрәкәтсез һәм уңайсыз хәлдә булган, организмы какшаган кешеләр дә салкыннарда тизрәк өши. Тәмәке тартучылар һәм алкоголь кулланучылар да бу исемлектә.

Өшү нәтиҗәсендә кан тамырлары спазмы барлыкка килә, кан йөреше начарлана. Тән әгъзалары сизмәскә әйләнә. Вакытында тиешле чаралар күрелмәсә, ампутациягә китерә (моннан укы).

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев