Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өшегән аяк-кулларны батареяда җылытырга ярамый

Табиблар киңәше.

Бу атнада аномаль салкыннар көтелә. Һава температурасы -34 градуска кадәр төшәчәк. Аяк-кулларны, борын-колакларны өшетү куркынычы яный, дип кисәтә табиблар.  

Өшү нәтиҗәсендә кан тамырларында спазм барлыкка килә, кан йөреше бозыла. Тән әгъзалары сизмәскә әйләнә. Вакытында тиешле чаралар күрелмәсә, ампутациягә үк китерергә мөмкин. Табиблар туңа башлавыңны сизү белән җылы бинага керергә, кайнар чәй эчәргә киңәш итә. Салкын, дымлы кием һәм аяк киемен салып, коры һәм җылысына алыштырырга кирәк. Тәннең өшегән урынын әкренләп җылы суда (36°C югарырак булмасын) җылытырга мөмкин. 
Өшегән кул-аякларны кар, спирт һәм аракы белән ышкырга ярамый. Шулай ук батарея, ут янында да җылыту киңәш ителми. Тән әгъзасына, киресенчә, зыян гына килергә мөмкин. Кичектермичә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Белгечләр фикеренчә, тыгыз, дымлы аяк киеме, тар өс киемнәре кигән, талчыккан, ач, озак хәрәкәтсез һәм уңайсыз хәлдә булган кешеләр, организмы какшаган кешеләр салкыннарда тизрәк өши. Тәмәке тартучылар һәм алкоголь кулланучылар да бу исемлектә. Алар үзләре дә сизмәстән аяк-кулларын өшетергә мөмкин.

Шуңа күрә салкыннарда сак булырга, бияләйләр, бүрек һәм шарфсыз йөрмәскә, урамга чыгар алдыннан ашарга киңәш ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев