Чаллыда 85 яшьлек әбинең учыннан бәрәңге зурлыгында шеш алганнар
Пациент сүзләренчә, ул 13 ел дәвамында үскән.
Чаллының Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә (БСМП) медицина ярдәме сорап, 85 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Аның учына бәрәңге зурлыгында шеш үскән булган.
Пациент сүзләренчә, ул 13 ел дәвамында үскән. Көнкүрештә уңайсызлыклар тудыра башлагач кына әби табибларга күренергә булган. Аеруча бу шеш аңа бәрәңге чистартырга комачаулаган.
БСМПның травмпункт мөдире Сергей Алексеев пациентның учына липома үсүен ачыклаган. Ул тире астында май катламы артуы һәм тыгызлануы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шешнең яман булмаган төре дип санала. Бик сирәк очракта гына гигант размерга кадәр җитә.
Табиб сүзләренчә, шешнең тамырлары мускул сеңеренә үк барып тоташкан була. Бу исә операция барышында бераз авырлыклар да тудыра. Шулай да тәҗрибәле белгеч, урынлы анестезия кулланып, 25 минут дигәндә липоманы кисеп ала. Аның бер өлеше гистологик тикшерүгә җибәрелә, пациент исә өенә озатыла.
фото: https://vk.com/bsmpnabchelny төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев