Чаллыда алтынга баручы укучылар медальләрен ала алырмы?
ЕГЭ нәтиҗәләре күрсәткечләре хәл итәчәк.
Чаллыда быел 11нче сыйныфны 1911 укучы тәмамлый. Аларның 424е алтын һәм көмеш медальләргә бара. Хәзер бердәм дәүләт имтиханын ничек бирүләрен көтәләр. Алтын медаль алу өчен укучының бөтен предметтан да «бишле» һәм ЕГЭ нәтиҗәләре 70 баллдан да ким булмаска тиеш. Көмеш медаль алу өчен ике предметтан «дүртле» билгесе рөхсәт ителә, БДИ нәтиҗәләре 60 баллдан ким булмаска тиеш.
Исегезгә төшерәбез, узган ел алтын алырга тиеш 80 укучыга көмеш медаль генә тапшырдылар. 3 укучы бөтенләй медальсез калды. ЕГЭда 60 балл да җыя алмадылар. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу хәлне тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта монда язган идек.
Чаллы хакимияте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев