Чаллыда бер хатын-кыз мошенникларга 6 млн сумга якын акча күчерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хатын-кыз мошенникларга 6 млн сумга якын акча күчерде

Аның 3 млнга якыны кредитка алынган.

Чаллыда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз мошенниклардан зыян күрде. Ул 5 миллион 820 мең сум акчасын югалтты. Әлеге сумманың 2,3 миллионы кредитка алынган булган, хәзер хатын-кызның банк алдында бурычы бар.

Эшләмәүче Чаллы хатын-кызы криптовалютада акча эшләргә ниятләгән. Июльдән августка кадәр ул кушымта аша мошенникларга акча күчереп барган, аларның ышанычлы табыш вәгъдәләренә ышанган. Бонуслар турында белешергә тырышкач исә «консультантлар» телефоннарын алмаган. РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенничество») буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев