Чаллыда эшче куллар җитми
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшче куллар җитми

Проблеманы хәл итү юлларын табарга кирәк, ди мэр Наил Мәһдиев.

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе түбән дәрәҗәдә – нибары 0,13% процентны тәшкил итә. Чагыштыру өчен, Казанда бу сан – 0,22%, Түбән Камада – 0,25%, Әлмәттә – 0,19%. Шуңа да карамастан эшче кулларга кытлык күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә 6 мең вакансия бар. Бер эшсез кешегә 16 вакансия туры килә.

«Гомуми ихтыяҗ 65% тәшкил итә. Аеруча машина йөртүчеләр, слесарь, станок операторлары, электромонтёрлар, наладчик, табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр җитми», – ди «Работа России» кадрлар үзәге Татьяна Быданова.

Кадрлар мәсьәләсенең кискен торуын мэр Наил Мәһдиев та искәртте. Проблеманы хәл итү юлларын табарга кирәклеген белдерде. 

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев