Чаллыда кабат шторм кисәтүе игълан ителде
Шәһәрдә әлегә туңып медицина белгечләренә мөрәҗәгать итүчеләр теркәлмәгән.
Татарстанда, шул исәптән Чаллыда, аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле яңа шторм кисәтүе игълан ителде. 11 гыйнварда төнлә һава температурасының -40 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Көндезен -25 градус салкын булачак. Мондый һава торышы Арктика төбәкләреннән үтеп кергән салкын һава массалары белән бәйле, дип аңлата синоптиклар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә көчле салкында иминлек кагыйдәләрен истән чыгармаска киңәш итә. “Өшемәс өчен, җылы һәм катлы итеп киенегез. Туңган очракта шунда ук табиблар чакыртыгыз. Алар килгәнче алкогольдән тыш, җылы эчемлек эчегез”, - ди коткаручылар.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең (БСМП) матбугат хезмәте белгече Айгөл Солтанова белдерүенчә исә, бу көннәрдә әлегә туңып медицина белгечләренә мөрәҗәгать итүчеләр теркәлмәгән.
Гидрометеорология үзәге сайтына күз салсак, мондый салкын һава шартлары тагын ике көн сакланачак. 11 гыйнварда төнлә -31 градус салкын булса, көндезен инде терекөмеш баганасы -18 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев