Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа завод төзиячәкләр

Әзер продукцияне төзелеш, нефть һәм газ предприятиеләренә, коммуналь хезмәтләргә сату күздә тотыла.

Чаллыда модульле чистарту корылмалары җитештерү буенча завод төзиячәкләр. Аның эшчәнлеген җирле «ПЛАСТКАМ» компаниясе тәэмин итәчәк. Әлеге проектны, республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан инвестсоветы хуплады. 

Предприятиедә аеруча ныклы пластмасс эшләнмәләре ясап, алардан агымтык суларны чистарту өчен төрле коралмалар җыячаклар. Моннан тыш 100 кубометрга кадәр сыеклык сыйдырышлы резервуарлар ясарга да исәп тоталар.

Әзер продукцияне төзелеш, нефть һәм газ предприятиеләренә, коммуналь хезмәтләргә сату күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш