Чаллыда яшь вандаллар амфимтеатр пыяласын ваткан - фотолар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь вандаллар амфимтеатр пыяласын ваткан - фотолар

Аларны хокук сакчылары эзли.

Вандалларның кулы кычыта, ахры. Шәһәр җәмәгать урыннарын бозуларын дәвам итәләр. Бу юлы бер төркем егетләр “Азатлык” мәйданындагы амфитеатр коймасы пыяласын ватты.

Вакыйга 4 ноябрьдә төнге якта булган. Зыян китерүчеләр видеокамерага эләккән. Хәзер алар эзләүдә. Шәхесләре ачыкланган очракта, аларны административ җаваплылыкка тартачаклар. 

Исегезгә төшерәбез, быел вандаллар белән андый очраклар шактый булды. 


Бу хакта http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/vandallar-20nce-ham-3nce-maktap-ukucylary укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


вандаллар

Нет комментариев