Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иске кием-салым җыялар

Шәһәрнең 5 ноктасында махсус контейнерлар урнаштырдылар.

Контейнерлар "Арзан", "Сити Молл", "Алтын Ай", "Глобус" сәүдә үзекләрендә һәм ГЭС бистәсенең Универсам янында урнашкан. Алар иске кием-салым, текстиль, аксессуарлар, сумка, баш һәм аяк киемнәре җыю өчен кулланылачак. Хәтта китап, уенчыклар да алып килеп салырга була. Иң мөһиме кием-салым чиста һәм коры булырга тиеш. Носки һәм трусик ише эчке киемнәр кабул ителми.

Мондый заманча контейнерлар Мәскәүдә һәм Казанда гына бар. Аларны Чаллыда булдыруда "Хәер (Благо) ярдәм үзәге" җитәкчесе Сергей Беленковның өлеше зур. Ул моңарчы иске кием-салымны үзе ГЭС бистәсендә кабул итә иде. "Хәзер эш күпкә җайланды", - ди. Нәтиҗәсе булачагына да ышана ул.

- Контейнерның бәясе турында сорамагыз. Бик кыйммәт. Безгә "Добрые сердца" инициатив төркем һәм иганәчеләр ярдәм итте. Контейнерлар уңайлы. Теләгән һәркем киелми торган киемнәрен алып килеп шунда сала ала. Җыелган әйберләрне, кием-салымны мохтаҗларга таратачакбыз. Хәйрия кибетләренә дә бер өлешен озатачакбыз. Нык таушалган, кимәслек киемнәр булса, андыйларын хайваннар приютына илтеп бирәчәкбез. Операциядән соң эт-песиләр астына җәяргә чүпрәкләр күп кирәк ул. Шулай ук иске киемнәрне үзебез дә эшкәртәчәкбез, - дип сөйләде Сергей Беленков. 

Кием-салымны алып килер алдыннан кесәләрен тикшерегә һәм пакетка төреп контейнерга салырга тәкъдим итә ярдәм үзәге җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Беленков шушы көннәрдә шәһәркүләмендә мактауга лаек булды. Бу хакта без монда яздык.

Шулай ук Чаллы бомжы Валерий Диюновка да ул кышкы кием-салым белән ярдәм итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев