Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юбилейлар елында 400нче гаилә барлыкка килде

Кияү автогигантта эшли, ә кәләш?..

Алик Бадукшин белән Илсөяр Залиеваның мәхәббәт тарихы 7 ел элек башланган. 2026 елның 26 мартында Чаллы ЗАГСында аларның никахы рәсми төстә теркәлде. 

Чаллының - 400, автогигантта беренче "КАМАЗ" йөк машинасы чыгуга 50 ел тулган көнне аларның гаиләсе 400нче булды. 

Кияү Алик Бадукшин "КАМАЗ" ГАҖ хезмәткәре, аның кәләше Илсөяр Залиева "Татэлектромаш" фәнни-җитештерү оешмасында эшли. Аларның никахы Чулман буендагы Чаллы һәм илебез автосәнәгате тарихына мәңгегә язылды. 

Яңа гаиләне котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. Ул аларга ихлас теләкләрен җиткерде.

"Бу яшь гаилә шәһәребез тарихында яңа, данлыклы бүлекнең бер өлеше булды. Аларның гаиләсе башкаларны илһамландырыр дип ышанам.

Яшьләрне гаилә корулары белән котлыйм. Иминлек, үзара аңлашып, бәхетле яшәүләрен телим. Аларның гаиләсе "КАМАЗ" автомобильләре кебек ышанычлы, матур шәһәребез кебек мәңгелек булсын!" - диде ул.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Камазга -50 "Гаилә" илкүләм проекты Чаллыга-400