Әлеге вакыйга белән балаларны мэр Наил Мәһдиев котлады.
Белем көнендә капиталь ремонттан соң Чаллының 2нче балалар музыка мәктәбе укучыларны кабул итте.

Биредә 330 яшь талант фортепиано, скрипка, аккордеонда уйнарга, җырларга өйрәнәч соңгы 5 елда иҗади бәйгеләрдә әлеге мәктәп укучылары 600дән артык җиңү яулады.
Талантлы балаларның шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.
"Укытучы җылылык, күңеле һәм йөрәге белән балаларыбызны музыка дөньясына алып керә. Бу еллар эчендә 1 600 укучы монда эстетик белем алды, ә 300дән артык укучы музыканы үзенең һөнәре итеп сайлады. Бүген остазларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәм. Матурлык, тынычлык һәм игелек - бу нәкъ музыка һәм сәнгать турында", - диде ул.
Фотолар шәһәр хакимиятенең "Вконтакте" битеннән алынды.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Нет комментариев