Чаллыда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Бөек Җиңү бәйрәме шулай башланды.
Чаллыда Бөек Җиңүнең 81 еллыгы патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте.
Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТРның балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова, җитәкчеләр, студентлар, язучылар катнашты.

"Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме илебез тарихына мәңгегә язылган. Чаллының төп проспектларының берсе юкка гына аның исемен йөртми. Бүген рәхмәтле Чаллы халкы исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, һәлак булган каһарманнарга, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерьләр тоткыннарына - яшьлекләре Бөек Ватан сугышында "янган" буын вәкилләренә хөрмәтебезне белдерәм", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Бер минут тынлыктан соң Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев