Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда суда батып үлүчеләр саны арткан

Бу хакта шәһәрдәге кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Әбүзәр Ногманов хәбәр итте.

Узган ел Кама елгасында 7 кеше батып үлде. Шуларның икесе - 14 һәм 16 яшьлек яшүсмерләр. Алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 15 процентка арткан. Аянычлы статистиканы матбугат конференциясендә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Әбүзәр Ногманов җиткерде. 

"Балаларның икесе дә "SunDale" пляжы янындагы су керергә тиешсез урында батып үлде. Икесе дә йөзә белмәгәннәр. Ата-аналар игътибарлырак булсыннар иде. Быел да 21 май көнне Комсомолец поселогындагы буада 7 яшьлек кыз баланың гомере өзелде. Ул да күзәтчелек астында булмаган", - ди Әбүзәр Ногманов. Фаҗига турында монда язган идек. 

1 июньнән суда коену сезоны ачылды. Бәхеткә, шәһәрдә бату очраклары теркәлмәде. Һава температурасы салкын булу сәбәпле, су керүчеләр әлегә юк. Әмма көнне җылыту белән яр буеннан халык өзелми башлый. Әбүзәр Ногманов ял итүчеләргә игътибарлы һәм җаваплы булырга чакыра. Аеруча ата-аналарга.

"Балаларны үзләрен генә су буена җибәрмәсеннәр иде. Аннан соң суга алкоголь кулланган килеш керергә ярамый. Тиешсез урында да су коену катгый тыела. Шәһәрдә андый 8 пляж бар", - ди ул. 

Су коенырга ярамаган пляжлар исемлеге монда язылган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су коену