Чаллыда «Такла-Макан» раллие җиңүчеләрен каршыладылар
Әлеге ярышлар Кытайда узды.
«КАМАЗ-Мастер» командасы Кытайда узган «Такла-Макан – 2026» халыкара ралли-марафонында алтын һәм көмеш медаль яулады. Әлеге җиңүләре белән команданы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлады.
Алтын медальгә Богдан Кәримов җитәкчелегендәге экипаж лаек булды.
Алмаз Әхмәдов экипажы көмеш медаль алды.
Җиңүчеләрне тантаналы төстә Бигеш аэропортында каршы алдылар.

Тантанада башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасарлары Сирень Галиәкберов, Жанна Халиуллина, автогигантның профсоюз комитеты җитәкчесе урынбасары Владислав Гаврилов катнашты.
«Такла-Макан» раллие Кытайда 16 майдан 1 июньгә кадәр узды.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев