Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 70тән артык кеше хаҗга җыена

Алар Мәдинәгә туры рейс белән очачак.

29 майда Чаллыдан җитмештән артык шәһәрдәшебез Согуд Гарәбстанына китәчәк. Алар анда исламның биш баганасының берсе булган хаҗ гамәлен кылачак. Узган еллардан аермалы буларак, быел Казаннан Мәдинәгә туры рейс та оештырыла. Бу хакта безгә «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов хәбәр итте.  

«Изге сәфәргә кузгалыр алдыннан дин кардәшләребезгә махсус дәресләр дә оештырдык. Анда аларга хаҗ кылу тәртипләрен, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә һ.б. урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатттык. Сәфәр якынча 23 көнгә сузылачак. Булачак хаҗилар арасында утыз яшьлекләр дә, сигезенче дистәсен ваклаучылар да бар», – дип белдерде хәзрәт. 

Мәгълүм булганча, Татарстан хаҗилары өчен 4 хаҗ программасы эшләнгән, аларның бәясе нинди кунакханәгә урнашуга һәм «Әл-Хәрәм» мәчетеннән ераклыкка, сәфәрнең озынлыгына, маршрутка (очкыч белән яки катнаш – очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбан кертелүгә һәм башка хезмәтләргә бәйле рәвештә 4 400 доллардан 12 600 долларга кадәр тора. 

Шул ук вакытта барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм рус телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗ комплектына барлык кирәкле әдәбият һәм рюкзак керә.

Согуд Гарәбстанына керү 2025 елның 15-30 май көннәренә, ә чыгу 2025 елның 11-15 июнь көннәренә билгеләнгән.
Дин кардәшләребез әйтүенчә, матди мөмкинлеге булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр булса да зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Ул хаҗның бәясен хәләл акчасы белән түләргә бурычлы яки хаҗ юлламасын аңа балалары, туганнары бүләк итә ала. Шулай ук кешенең физик яктан әзерлекле булуы да мөһим, чөнки хаҗ йоласын башкарганда байтак араны җәяүләп, ирләргә хәтта яланаяк та үтәргә туры килә. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», – дигән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев