Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга мөселман көрәшчеләр җыелачак

Ярышлар шәһәрнең “Витязь” спорт комплексында узачак.

9 ноябрьдә Чаллының “Витязь” спорт комплексында ТР Диния Нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XV Россиякүләм турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. 

Турнирда 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдәләре буенча тест узган мөселманнар катнаша ала. Көрәш  – 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг артык категорияләрдә, кул көрәше – 70 кг кадәр, 85 һәм 85 кг артык категорияләрдә узачак. Шулай ук бу елны 60 һәм өлкәнрәк яшьтәге спортчылар өчен кул көрәшенә ветераннар көтегориясе дә өстәлде.

Һәр авырлык категориясендә беренче калучылар диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, иң күп балл җыйган командага Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте кубогына ия булачакк. Төп приз – хаҗга юллама абсолют батырга тапшырылачак. 

Исегезгә төшерәбез, узган турнирда Чаллыдан кала Казан  шәһәреннән, Татарстан районнарыннан, Чувашия, Башкортстан, Карачаево-Черкесия республикаларыннан 80гә якын спортчы катнашты. Төп призга кул көрәшендә 85 кг кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Фаракшин Булат лаек булды. Турнир кубогын Чаллы командасы отты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев