Чаллыга Россиянең иң көчле мотокроссчылары җыела
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Россиянең иң көчле мотокроссчылары җыела

Узышларны карарга килүчеләр арасында квадроцикл, мотоцикл кебек кыйммәтле бүләкләр дә уйнатачаклар.

3-4 сентябрьдә Чаллы янындагы «Наиком Арена» стадионында мотокросс буенча Россия чемпионатының финал этабы үтәчәк. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелгән сайлап алу этапларының җиңүчеләре катнашачак. Барлыгы 200-240 спортсмен килер дип көтелә. 

Әҗмәкәйдә үтәчәк әлеге мотоярышлар кысаларында үзенчәлекле автомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе оештыру да күздә тотыла. Анда хәтта «КАМАЗ-мастер» командасының узышларда катнашучы болидын да күрергә мөмкин булачак.

Моннан тыш стадионга килүчеләр арасында квадроцикл һәм мотоцикл кебек кыйммәтле бүләкләр дә уйнатачаклар. Чарага керү ирекле. 
 


спорт мотокросс

Нет комментариев