Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Уфадан «Хыял йорты»н алып киләләр

Башкортстанның «Нур» театры артистлары заманча спектакль куячак.

Чаллыга Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары килә. Узган ел данлыклы коллектив шәһәрдәшләребезне язучы Зифа Кадыйрованың «Фатыйма»сы белән куандырган булса, бу юлы нинди сәхнә әсәре белән гаҗәпләндерергә уйлый икән?! Бу хакта без театрның администраторы Гөлнара Габбасовадан сораштык. 


– Гөлнара ханым, мәгълүм булганча, 29 мартта шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы сезнең труппа карамагына тапшырылачак. Белүемчә, быел да сез безгә онытылмаслык мизгелләр бүләк итәргә әзерләнәсез.

– Нәкъ шулай. Бу юлы без чаллыларны шәһәрегездә әле моңарчы куелмаган «Хыял йорты» дигән спектакль белән шатландырырга уйлыйбыз. Шатландырырга дип купшы сүз өчен генә әйтүем түгел. Без алып киләсе әсәр тамашачыларга чын мәгънәсендә уңай хис-тойгылар гына бүләк итәчәк. Чөнки, беренчедән, ул жанры буенча җиңел музыкаль комедия, икенчедән, аны театр дөньясында ихтирам казанган шәхес, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев язган. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә, ул заманында безнең труппадагы танылган артистлар белән бер төркемдә укыган. Һәм әлеге спектакль нәкъ менә үзара элемтәләрне ныгыту максатыннан да әзерләнде. Сәхнәгә исә аны театрыбызның режиссеры, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Илдар Вәлиев әзерләде.

– Узган елдагы кебек бу юлы да гастрольләрегез аншлаг белән узар дип өметләнәсезме?

– Әлбәттә. Чөнки спектаклебез нәкъ менә хәзерге заманга яраклаштырып иҗат ителгән. Анда бүгенге көндә бик актуаль булган интернет, смартфоннар темасына да урын бирелә, мәңгелек кыйммәтләребез – сөю-мәхәббәт хисе дә әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр кызыл җеп булып сузыла. Артистларыбыз исә безгә сәхнә теле белән нәкъ менә әлеге бөек тойгыны буйсындыру ысулларын тәкъдим итәчәкләр. Һәм, әйтергә кирәк, бу бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле алымнар булачак.

– Шулкадәр кызыктырырлык итеп сөйлисез. Инде хәзер үк барып, бу әсәрне тамаша кыласы килә. Бераз гына булса да эчтәлегенә пәрдә ачып алыгыз әле.

– Биредә вакыйгалар урман кочагында урнашкан җәйге лагерьда бара. Анда яшьләр өчен бик тә кызыклы бәйге оештырырга булалар. Төгәлрәк әйтсәк, конкурс кысаларында шәһәр кызларына төрле алымнар белән авыл егетләрен үзләренә карату бурычы йөкләнә. Җырлап-биеп, тәм-томнар пешереп, хәйлә корып... Кем нинди ысулны сайлый инде. Ләкин, чынлыкта исә, кызлар үзләре зур бер хәйлә ятмәсенә капканнарын абайламый да калалар. Бу уенны исә спектакльнең төп герое, үзе күптән күз атып йөргән, ләкин аның хисләренә җавап бирмәгән туташны карату өчен уйлап чыгарган була. Әлеге мавыктыргыч маҗара нәрсә белән тәмамланыр? Моны инде сез концертлар залына килгәч белерсез. 


– Гөлнара ханым, нинди генә кызыклы, шәп әсәр булмасын, аны иң элек халык күңеленә үтеп керерелек итеп уйный да белергә кирәк бит әле. Спектакльнең төп геройлары – артистларына да тукталып үтик әле.

– Бу юлы Чаллы тамашачылары каршында әйдәп баручы, җырга-моңга оста сәхнә осталарыбыз Ләйсән Алтынбаева, Татарстанның һәм Башкортостан республикасының атказанган артисты Эльмир Газизуллин балкыячак. Эльмир әле ул халыкка популяр җырчы буларак та яхшы таныш. Шулай ук Башкортостанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиеваны да телгә алып үтәсе килә. Барлыгы исә «Хыял йорты»нда сезне талантлы сигез артистыбыз күңелле очрашуга көтеп кала.

– Артистлар турында сүз киткәч, үземне кызыксындырган тагын бер сорауны бирми кала алмыйм. Театрга уйнарга килергә атлыгып торучылар бармы, кадрлар кытлыгы юкмы?

– Мохтаҗлык кичерәбез дип әйтмәс идем. Безнең артистларыбызның дублерлары да бар хәтта. Берсе килә алмаса, аның урынына башкасы уйный. Без гастрольләр белән киткәч тә, Уфадагы төп сәхнәбездә спектакльләр өзелми. Тамашачыны озак вакытка ялгызын гына калдырып булмый бит һәм ярамый да. Иҗатка, сәнгатькә булган ихтыяҗны берөзлексез канәгатьләндереп торырга кирәк. Шөкер, моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек. Әле менә күптән түгел труппабыз яңа кадрлар белән дә тулыланды. Шунысы да сезгә бик кызык булыр: аларның икесе Чаллыдан килде. Җитәкчелегебез аларга зур өметләр баглый. Җитәкчелек дигәннән, театрыбызның директоры Фирзәт Габидуллинны телгә алып китәсем килә. Ул бик тә зыялы, тәҗрибәле, алдынгы карашлы кеше. Һәркайсыбыз белән уртак тел табып, аңлашып эшли белә. Проблемаларыбызны да тиз арада хәл итү җаен таба, яңа эш алымнарына өйрәтә. Андый шәхесләр кул астында эшләве үзе бер җан рәхәте бит ул. Шуңа да безгә килергә атлыгып торучылар шактый.

– Гөлнара ханым, яңа эш алымнары дип телгә алып үттегез. Хөкүмәтебез тормышка ашырган «Пушкин картасы» дигән программа аша хәзер концерт-тамашаларга, театрларга дәүләт хисабына билетлар алып була. Сез дә яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итүне максат итеп куйган бу проекттан файдаланасызмы?
– Әлбәттә. Чаллыдагы гастрольләребез вакытында да әлеге программа аша укучыларга, студентларга билетлар тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Бүгенге көндә берничә көллият һәм мәктәпләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Өлкәннәр өчен артистларыбыз кичен чыгыш ясарга исәп тотса, яшьләребез белән көндезге сәгатьләрдә очрашырга ниятлибез. Бу мәсьәлә буенча җирле җитәкчеләр ярдәменә дә өметләнәбез. Шуны да ассызыклап үтәсе килә, алар безгә һәрвакыт ачык йөз белән торалар, мәдәниятне, сәнгатьне үз итәләр. Аеруча Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗинга рәхмәтебез чиксез. 

– Сездәй талантлы артистларны, мөгаен, һәр җирдә дә колач җәеп каршы алалардыр?! Чаллыдан кала Татарстаныбызның тагын кайсы район-шәһәрләренә юл тотарга уйлыйсыз?

– Гастроль турыбыз кысаларында мәшһүр шәхесләре белән шөһрәт казанган Актаныш якларында һәм Татарстанның мәдәни мәркәзе Казанда чыгыш ясарга исәп тотабыз. Башкала тамашачысына исә без «Хыял йорты» әсәреннән кала тагын биш спектакль тәкъдим итәргә телибез. Алар арасында Зифа Кадыйрованың «Фатыйма»сы, Мансур Гыйләҗевнең «Көлмәгез, мин үләм»е һәм Мирхәйдәр Фәйзинең данлыклы «Галиябану»ы да бар.

– Йөргән юлларыгыз уңышлы, залларыгыз һәрчак тулы булсын, Гөлнара ханым. Сезне Чаллы сәхнәсендә түземсезлек белән көтеп калабыз.

Фото театрның рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр