Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Хуҗа Насретдин килә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры премьера әзерли.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларга яңа сезонда премьералар әзерли. Сентябрьнең икенче ункөнендә биредә «Хуҗа Насретдин» комедиясенең премьерасы  була. 

«Тамашачыларны дөнья мәдәниятенең иң якты һәм зирәк персонажларының берсе – Хуҗа Насретдин белән очрашу көтә. Спектакль нигезендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда халык риваятьләре һәм көнчыгыш фольклоры мотивлары буенча язылган мәшһүр пьесасы ята», – диделәр театрда.

Спектакльнең төп герое Хуҗа Насретдин. Ул далаларда югалган ерак бер көнчыгыш шәһәрендә яши. Ул –  хәйләкәр, зирәк һәм шаян кеше, аны барысы да «дивана» дип атасалар да, нәкъ менә аның авызыннан иң акыллы һәм үткен сүзләр яңгырый. Бу юлы аның алдында ике катлаулы бурыч тора: кызы Сәлвине бай Бики белән теләмәгән никахтан коткару һәм халыкны хан филеннән – шәһәрне талаучы туймас җанвардан азат итү.
Мавыктыргыч комедияне карап, Хуҗа Насретдин белән бергә көлегез, уйланыгыз. 

Фото театрдан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Олег Кинзягулов Театр мәдәният

Нет комментариев