Чаллыны миллионнан артык чәчәк бизәячәк
Аларның үсентеләрен декабрьдә утырттылар.
Быел җәйгә Чаллының иҗтимагый киңлекләренә, проспект һәм урамнарына бер миллионнан артык чәчәк утыртылачак.
Сезон башланганчы үсеп һәм ныгып калсыннар өчен орлыкларны декабрь уртасында утырттылар. Аны файдалы матдәләргә бай булган торфта үстерәләр. Май бәйрәмнәренә урамнарга күчереп утыртырга җыеналар.
«Җәй көне Чаллы халкы һәм шәһәребез кунакларын виола, петуния, газания, бархатцы, цинни, целозии, цинерарии, бегония чәчәкләре сөендерәчәк. Хәзерге вакытта үсентеләрне 14 теплицада 14 хезмәткәр тәрбияләп үстерә. Үсентеләр бер гектар мәйданны били», – диләр «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев