Чаллының «Беренчеләр хәрәкәте»ндә – 45 мең кеше теркәлгән
Бу хакта киңәшмәдә билгеле булды.
Чаллының «Беренчеләр хәрәкәте»ндә 45 169 кеше теркәлгән, 4 893 остаз бар. Бу хакта әлеге хәрәкәтнең рәисе Алия Бикмөхәммәтова хәбәр итте.
«Ватанга хезмәт итәм» юнәлеше буенча хәрби-патриотик чаралар үткәрелде. Алар арасында иң масштаблысы – «Зарница». Ул 17 мең кешене берләштерде.
Быел әлеге хәрәкттә иң яхшы катнашучылар герой-шәһәр Волгоградка экскурсиягә барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев