Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының үзәк китапханәсе пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәк

Дәресләр атнасына ике тапкыр берешәр сәгать дәвам итәчәк. Шул рәвешле китапханә хезмәткәрләре ел дәвамында 4 төркемне укытып чыгарыга исәпли.

Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә өлкәннәрне компьютерда эшләү серләренә төшендерәчәкләр. Бүгенге көндә 1нче төркемгә укучыларны туплау бара. Курсларга лаеклы ялда булган теләге булган һәркем языла ала. Дәресләрне китапханә хезмәткәре Гөлшат Әхмәтшина алып барачак.

“Курсларыбыз ике айга исәпләнгән. Әлеге ара өчендә өлкәннәребезне компьютерда текст җыярга, интернетта электрон почта булдырырга, социаль челтәрләрне карарга, төрле түләүләрне өйдән генә башкару мөмкинлеге бирүче Дәүләт хезмәтләре порталы белән эш итәргә өйрәтәчәкбез”, - дип белдерде ул “Шәһри Чаллы” газетасына. 

Дәресләр атнасына ике тапкыр берешәр сәгать дәвам итәчәк. Көннәрен өлкәннәр белән бергәләп, аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып билгеләячәкләр. Шул рәвешле китапханә хезмәткәрләре ел дәвамында 4 төркемне укытып чыгарырга исәп тота. Курсларга язылырга теләүчеләр 71-40-88 тф номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә