Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эзтабарлары Билгесез солдат көне тарихы турында сөйләделәр

15 нче балалар иҗат йортында Билгесез солдат көненә багышланган чара үткәрелде.

 Чараны «Флагман» эзтабарлар отряды оештырды. Чаллы эзтабарлары укучыларга Билгесез солдат көне тарихы һәм үз эшләре турында сөйләделәр, тарихи квест та оештырдылар.

«Флагман» эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләүдә катнаша. Шулай ук алар «Солдат язмышы» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә эш алып баралар, анда шәһәрнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары язмышы белән кызыксынган һәр кешесе мөрәҗәгать итә ала. Бу – Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәмендә Бөтенроссия халык фронтының Россия Эзтабарлар хәрәкәте белән берлектә гамәлгә ашыра торган бөтенроссия проекты.

 

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38922

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев