Чаллы кешесе Казахстанга мебель өчен детальләр җибәрә - ФОТОЛАР
«Хуанхэ» ПИК Чаллыда узган елда теркәлгән, 2021 ел ахырында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алган.
Компания урындыклар өчен комплектлау җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә. Аларны җитештерү өчен өч линия булдырылган. Бер линиядә – урындык аркасы, икенчесендә – мендәрләр өчен каркаслар, өченчесендә – урындыкның алгы аяклары җитештерелә.
Предприятиедә урындыкларның 7 төр моделен җитештереп була. Хәзерге вакытта аларның икесе җитештерелә һәм сатыла, җитештерү акрынлап арта, продукция сату каналлары киңәя. Хәзерге вакытта мендәрләр өчен каркасларның һәм урындык аркаларының Казахстанга җибәрелүе көтелә.
Нык һәм чыдам детальләрне җитештерү озак вакыт таләп итми.
«Полистирол һәм АВС-пластик шныкта (линиядә) 10 минут дәвамында эретелә, аннан соң формага салына, җитештерүгә 3,5 минут кирәк булачак, – дип уртаклашты җитештерү башлыгы Артур Зингиров. – Кечкенә детальләр ясау өчен тагын да азрак вакыт сарыф ителә».
Әзер продукцияне җибәрү, логистика мәсьәләләре буенча киеренке сораулар юк. Әмма компаниягә чимал кирәк, аны һәркайдан эзләргә туры килә. Соңгы чимал Мәскәүдән килгән. «Җитештерү туктаусыз – тәүлек әйләнәсе оештырылырга мөмкин, әлегә эш таррак дәрәҗәдә оештырылган», - дип сөйләделәр предприятиедә.
Агымдагы елның беренче кварталында компаниянең табышы 2,32 млн сум тәшкил иткән. Предприятиедә ир-атлар да, хатын-кызлар да эшли, вахта оештырылган. «Мин монда «Хуанхэ» ПИК ачылганнан бирле эшлим, – дип шәрехләде үз эшен станок операторы Марина Сидельникова. – Миңа эшем ошый, урындыклар өчен аяклар ясыйм».
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев