Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Дөрешкәй» исемле театр оештырды

Чаллы кызы Гөлнара Гайфетдинова Менделеевск районының Тойгуҗа авылында «Дөрешкәй» исемле театр оештырган иде.

Коллектив татар телендә спектакльләр куя. Спектакльләрне тамашачылар бик ярата. Онлайн караучылары меңләгән. «Авыл кешеләре спектакльдә бик теләп катнашалар. Без куйган спектакльләрне авылдагы кешеләр дә, тирәк-як авыллардагы тамашачылар да бик ярата»,  - ди театр җитәкчесе, мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова. 

3 апрельдә театр Гөлнара ханым куйган Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Балакаем» спектаклен күрсәтә. Наркоманлык проблемасын чагылдырган әлеге спектакль бүген дә актуаль. Билет сатудан кергән акчаны үзешчән артистлар «Кама таңнары» приютына бирергә планлаштыралар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев