Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туе гүзәле 162 см дан озынрак булырга тиеш

28 апрельдә «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең сайлап алу туры була. Анда татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала.

Өстәвенә, аларның буйлары 162 см-дан да ким булмаска тиеш. Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә басып төшкән фотолары белән гаризаларын 27 апрельгә кадәр kzl.tau@mail.ru адресы буенча электрон почтага җибәрүләре шарт. Сайлап алу турына исә алар үзләре турында видео, хикәя әзерләргә тиеш. Икенче бирем иҗади.

Жюри кызларның татар телен белүен, сәхнә осталыгын, талантын бәяли. Һәр критерий 10 балл китерергә мөмкин. Шул көнне номинацияләр буенча финалга узучылар ачыкланачак. Бәйгенең финалы исә  2022 елның 8 июнендә «Энергетик» мәдәният сараенда була. 

Фото: редакция архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге