Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы дәресендә квадрокоптер куллана

Сүз 56нчы мәктәпнең математика укытучысы турында бара.

Рөстәм Хәлиловның эш тәҗрибәсе күп булмаса да, уңышлары байтак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең иң яхшы укытучы» грантында җиңеп чыккан, «Ел укытучысы – 2020» һөнәри конкурсының муниципаль турында абсолют җиңүче.
– Безнең мәктәптә профессиональ яктан бик көчле, белемле укытучылар җыелган. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Бу мәктәпкә килгәч, хезмәттәшләрем «Ел укытучысы» конкурсында катнашканда гел булыша идем. Шул рәвешле бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Аннары үзем дә бу конкурста җиңүче булдым, – ди Рөстәм Рифатович. 
Ул тумышы белән Балтач районыннан. Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, ике ел туган авылында укыта. Аннан соң Чаллыга килеп, 56нчы мәктәпкә урнаша. 
– Балаларны, үз эшемне бик яратам. Аларда математика фәненә кызыксыну уяту өчен төрле ысуллар кулланам. Мәсәлән, квадрокоптер белән мәйданнарны үлчибез, проектлар ясыйбыз. Балаларга бу бик кызык. Бүген укучылар техникага тартылалар, шуңа күрә дәресләремдә алар белән эшлим. 
Рөстәм Хәлилов 9нчы сыйныфны җитәкли. Ул аларны 5нче сыйныфтан алган. Хәзерге вакытта директор урынбасары вазифаларны башкарса да, сыйныфын ташламый: алар белән экскурсияләргә дә йөри, профориентация буенча чаралар үткәреп, олы тормышка да әзерли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем бирү мәктәп

2
X