Чаллыда даруларны өйгә китертеп булачак
Әлеге сервис Казанда 27 ноябрҗдә эшли башлаячак
Казанда бер сәгать эчендә өйгә дарулар китерү эшли башлаячак.
Препаратларны республикада беренче электрон даруханә китерәчәк.
Казанда Россиядә иң эре дару сатучы эшли башлаячак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Казан халкына препаратларны тиз һәм тоткарлыксыз сатып алырга һәм медицина учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Даруларны китерү бер сәгать эчендә булачак.
Препаратларны китерүнең бәясе әлегә билгеле түгел. Билгеле бер суммага дарулар җыйганда, барлык товарларны бушлай китерәчәкләр дигән вариант булырга мөмкин.
Даруханә 700дән артык тәэмин итеп торучы белән эшләячәк. Аның ассортиментында 18 мең дару бар. Тәүлегенә 1000нән артык заказга хезмәт күрсәтә алыр дип планлаштырыла. Моның өчен 50гә якын курьер кирәк булачак.
Киләчәктә, Галимова сүзләренчә, бу сервис алга таба үсеш алачак. 10 объект Казанда, 5се Яр Чаллыда, тагын Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә булачак. Башкаладагы беренче объект 27 ноябрьдә эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев