Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында кызамык белән авыруның ике очрагы теркәлгән
Бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән, ә икенчесенең әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан.
Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында кызамык белән авыруның ике очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул ук вакытта бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән, ә икенчесенең әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан. Автокалада әлеге очраклар теркәлүгә бәйле рәвештә, авыру балалар белән контактка кергән затларга прививка ясыйлар. Моңарчы кызамык белән чирләмәгән, аңа каршы прививка ясатмаган, бер тапкыр ясаткан яки прививка турында мәгълүматлары булмаган барлык кешеләр вакцинация узарга тиеш. Әлеге чара, ничә яшьтә булуына карамастан, барысына да кагыла. Кызамыкка каршы прививка ясатмаган балаларны бакчалар, мәктәпләр һәм башка балалар коллективларына вакытлыча кабул итмәскә мөмкиннәр, дип искәртәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев