Чаллыда талпан кадалу буенча беренче мөрәҗәгать бар
12 апрельдә Кама балалар медицина үзәгенең травматология пунктында талпан кадалып, бу язда беренче кеше мөрәҗәгать итте. Кан эчүче бөҗәк яшүсмернең күкрәк читлегенә ябышкан һәм ата-аналары аны мөстәкыйль рәвештә алганнар.
Баланың әти-әнисе талпанны контейнерга салып, лабораториягә алып килгән.
Тикшеренүдән соң, мәгълүматлар травматология пунктына һәм пациент исәптә торган поликлиникага тапшырылачак. Соңыннан исә белгечләр иммуноглобулинопрофилактика кирәклеге турында карар кабул итәчәкләр.
Шуны да әйтеп китү мөһим: узган елда КДМЦ балалар травматология пунктына талпан тешләүдән 299 зыян күрүче мөрәҗәгать иткән.
Берүк игътибарлы булыгыз!
Сүз уңаеннан, талпаннардан саклану чаралары турында монда язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев