Чаллыда ут капкан складтагы янгынны сүндерделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ут капкан складтагы янгынны сүндерделәр

Бүген Чаллының Авторемонт урамында иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә ут капкан складтагы янгынны сүндерделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«9.59 сәгатьтә складтагы ачык янгын сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге билгеләячәк», - дип хәбәр иттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Иртәнге сәгать сигездә склад янындагы ачык мәйданда янгын сүндерелде, анда резина һәм пластик яна иде.

Элегрәк «Шәһри Чаллы» иртән Чаллының Авторемонт урамында резина һәм пластик янганлыгын, утның складка күчкәнлеген хәбәр иткән иде.

Кара төтен баганасы Автошәһәрнең барлык районнарыннан күренгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев