Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел - 2020: бәйрәм программасы

Яр Чаллы Яңа елны каршыларга әзерләнә.

19 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Боровецк һәм Энтузиастлар бульварларында чыршы бәйрәмнәре узачак. 20 декабрьдә бәйрәм-күңел ачу программалары эстафетасын ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонында, Шишкин бульварында һәм 38/13 йорт ишегалдында чыршылар ачу дәвам итәчәк. 21 декабрьдә Җиңү паркының Яңа ел чыршысы үз утларын балкытачак: биредә концерт программасы, Автозавод районы территориаль иҗтимагый үзидарәсенең Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады оештырылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм фейерверкы булачак.

25 декабрьдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы була. Мэрия каршындагы бәйрәм мәйданы матур һәм мавыктыргыч тамаша урынына әвереләчәк. Кунакларны урам анимациясе артистлары, цирк артистлары, ходулистлар, Яңа ел барабанчылары чыгышы, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызлары йөреше көтә, якты Фаер-шоу тамашасы булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен 31 декабрьдә чаллылылар һәм шәһәр кунаклары, Яңа елга кадәр берничә сәгать кала, мэрия каршындагы мәйданда шәһәрнең төп чыршысы янында җыела. 22:00 сәгатьтә мәйданда салют яңгыраячак, аның дәвамы булып видеодискотека һәм «Барысы да бии» программасы булачак.

7 гыйнварда шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда һәм ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонында бәйрәм чаралары узачак. Шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда концерт программасыннан тыш, беренче тапкыр киез итекләр киеп футбол уйнау оештырылачак. Шулай ук чаллылылар һәм шәһәр кунаклары халык йола уеннарында, төрле конкурсларда, Раштуа бәйрәмендә катнашачак. Яр Чаллыда Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрүдә барлыгы 2000нән артык мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре катнашачак.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38979

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев