Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынау башлана
Шәһәр халкы күп дигәндә 14 көн кайнар сусыз торачак. Айрат Зиннәтуллович кайбер бистәләрдә бу эшнең 3-4 көн эчендә тәмамлану мөмкинлеген дә әйтте.
“Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең Чаллы филиалы җылылык челтәрләре компаниясе директоры Айрат Зәйнуллин җылыту сезоны тәмамлану уңаеннан, журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде. Ул башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, алда торган бурычлар, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләде.
Быелгы җылыту сезоны 2020 елның 17 сентябрендә башланып, агымдагы елның 5 маенда уңышлы гына тәмамланды. Чаллы филиалы җылылык челтәрләре компаниясе социаль объектларны, предприятие-оешмаларны, торак йортларны вакытында, тиешенчә җылылык белән тәэмин итте. 230 көнгә сузылган сезонда җылылык челтәрләрендә барлыгы 91 авария булган, алар вакытында ремонтланган, җылылык бирүдә тоткарлыклар булмаган.
Җылылык сезоны дәвамында шәһәрдә барлыгы 22 погон километр торба ремонтланган һәм яңартылган. Моннан тыш, яңа җылылык челтәрләре төзелгән, аларга 22 объект (балалар бакчалары, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры, онкология үзәге, футбол манежы, торак йортлар һ.б.) өстәлгән.
Агымдагы елда 23 километрга якын җылылык челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук төньяк-көнчыгышта 2, 4, 10, 24, 31А җылылык бирү станцияләрен реконструкцияләү планлаштырыла. Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, беренче автомобиль юлындагы 520нче тепловод төзелеше дә - мөһим объектларның берсе.
Социаль объектларны (2 мәктәп, балалар бакчалары, торак йортлар, “Мастеровые” театры һ.б.) җылылык белән тәэмин итү өчен яңа челтәрләр төзелә. Банкротлыкка чыккан “КамгэсЗЯБ” ҖЧҖ карамагындагы 22 объекттагы кулланучыларны да яңа җылылык челтәрләренә кушачаклар. Моның өчен 60 миллион сумнан артык акча тотыла. Бу эш 1 июльдә тәмамланырга тиеш.
17 майда шәһәрдә җылылык бирү системасын яңа сезонга әзерләү өчен торбаларны, җиһазларны гидравлик сынау башлана. Ул берничә этапта башкарыла. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр беренче булып кайнар сусыз кала. Чаллының төньяк-көнчыгышында опрессовкалауның беренче этабы 31 майда башлана. Шәһәр халкы күп дигәндә 14 көн кайнар сусыз торачак. Айрат Зиннәтуллович кайбер бистәләрдә бу эшнең 3-4 көн эчендә тәмамлану мөмкинлеген дә әйтте.
Чаллы филиалы җылылык челтәрләре компаниясе кулланучыларны тиешле күләмдә җылылык белән тәэмин иткән. Тик кулланылган ресурслар өчен түләүләр генә тулысынча кермәгән. Агымдагы елның 1 маена бурыч күләме 120 миллион сум тәшкил итә, бу узган елга караганда 38 миллион сумга азрак.
Кичектерелгән бурычлылар исемлегендә “Жилэнергосервис” ҖЧҖ (1,9 миллион сум), “Бумажник” торак идарәсе (2,2 миллион сум), “Энтузиаст” ҖЧҖ (1,6 миллион сум)... Бурычлылар исемлегендә турыдан-туры килешү буенча түләүче ике йорт та бар. “Строим будущее”, “Челныстройремонт”, “Мәхәллә”, “Ремжилстрой” - бурычларны киметү юнәлешендә уңышлы эшләгән идарә компанияләре.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев