Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә

Бөек Җиңү бәйрәме- 9 майга бер айдан артык вакыт калып бара. Яр Чаллыда шушы олы тарихи көнгә инде әзерләнә башладылар. "Моннан 72 ел элек ата-бабаларыбыз, әби- әниләребез яулаган Җиңүне онытырга хакыбыз юк!" дивизы астында мәктәпләрдә, махсус һәм югары уку йортларында батырлык дәресләре, ветераннар катнашында чаралар үткәрелә башлады. Ә иң мөһиме...

Бөек Җиңү бәйрәме- 9 майга бер айдан артык вакыт калып бара. Яр Чаллыда шушы олы тарихи көнгә инде әзерләнә башладылар. "Моннан 72 ел элек ата-бабаларыбыз, әби- әниләребез яулаган Җиңүне онытырга хакыбыз юк!" дивизы астында мәктәпләрдә, махсус һәм югары уку йортларында батырлык дәресләре, ветераннар катнашында чаралар үткәрелә башлады. Ә иң мөһиме шәһәрнең "Азатлык" мәйданында узачак "Үлемсез полк" парадына әзерләнү. Шул уңайдан шәһәр башкарма комитеты гражданнарга сугыш кырында ятып калган туганнарын, якыннарын барларга мөрәҗәгать итте. Узган елларда кайберәүләр яуда катнашкан бабабызның яки абыебызның портретын күтәреп үтә алмадык, белми калдык , дип белдергәннәр иде. Быел алдан ук, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрльр аша Бөек Ватан сугышы каһарманнарының портретларын әзерләргә кушылды. Транспорантта солдат турында барлык белешмәләр язылган булырга тиеш. Шулай ук "Үлемсез полк"ның символы да урнаштырыла. Фотосы сакланып калмаган сугышчыларның исем фамилиясен язып транспорант ясарга рөхсәт ителә.

Быел 9 май-Җиңү бәйрәме Чаллыда аеруча зурлап билгеләп үтләчәк, диләр шәһәр хакимиятендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев