Чаллы театры “Ай тотылган төндә”драмасын фестивальгә алып бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры “Ай тотылган төндә”драмасын фестивальгә алып бара

Чаллы Татар Дәүләт драма театры Казанга төрки халыклар театрларының "Нәүрүз" фестиваленә барырга җыена. Анда алар Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" драмасын Галискар Камал театрының кече залында 9 июньдә күрсәтәчәкләр. "Нәүрүз" халыкара театрлар фестивале XIII тапкыр үткәрелә. Анда быел Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Эстониядән һәм Россиядән 18 театр үз тамашалары белән...

Чаллы Татар Дәүләт драма театры Казанга төрки халыклар театрларының "Нәүрүз" фестиваленә барырга җыена. Анда алар Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" драмасын Галискар Камал театрының кече залында 9 июньдә күрсәтәчәкләр.

"Нәүрүз" халыкара театрлар фестивале XIII тапкыр үткәрелә. Анда быел Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Эстониядән һәм Россиядән 18 театр үз тамашалары белән катнашачак. Фестивалне ачу тантанасы 5 июньдә.


Нет комментариев