Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узачак

27-30 октябрь көннәрендә Чаллыда Билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм Төрекмәннәр бил алышы - "Гореш" буенча III дөнья чемпионаты узачак. Көч сынашулар шәһәрнең Боз сараенда үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы билбау көрәше буенча федерациясе иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның билбаулы көрәш буенча дөньякүләм ярышлар уздыру тәҗрибәсе бар. Узган ел ноябрь аенда Казанның "Ак Барс" көрәш сарае көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатын кабул итеп алды. Ул вакытта хәтта Һиндстан спортчылары да татар көрәшендә катнашты.
Быелгы чемпионатта Латвия, Литва, Эстония, Греция, Румыния, Молдова, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикистан һәм Төрекмәнстан командалары катнашырга теләк белдергән. Билбаулы көрәш моннан тыш Европа һәм Көнчыгыш илләрдә дә киң таралган.
Төп игътибар, әлбәттә, составында Татарстан көрәшчеләре дә булган Россия командасына юнәтеләчәк. Бу көннәрдә алар Мәскәү һәм Казанда җыеннар уздыра.
Билбау көрәштә ирекле ысул буенча бил алышулар - 28 октябрьгә, классик төре буенча көч сынашулар - 29 октябрьгә билгеләнгән. Ир-атлар өчен 7 авырлык үлчәве каралса, ирекле стильдә генә көрәшүче кызлар 5 авырлыкта көчлеләрне ачыклый. Төрекмәннәр төре "Гореш" буенча ярышлар да 29 октябрьгә билгеләнгән. Керү ирекле.
Сүз уңаеннан: Татарстанда 15 меңнән артык кеше билбау көрәше белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев