Чаллыда бионик нейропротезлар җитештерергә җыеналар
Шәһәребезнең "Интеракатив системалар" оешмасы уникаль технология буенча ясалган күпфункцияле бионик нейропротезлар җитештерергә җыена. Бу бәхетсезлеккә очрап, кулын югалткан кешеләргә бик кирәк. Тик проект авторы Андрей Елин әйтүенчә, әлеге проектны тормышка ашырыуда финанс кыенлыклары бар. Моннан тыш, протезны эшләтеп карарга пациент та кирәк. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев бу...
Шәһәребезнең "Интеракатив системалар" оешмасы уникаль технология буенча ясалган күпфункцияле бионик нейропротезлар җитештерергә җыена. Бу бәхетсезлеккә очрап, кулын югалткан кешеләргә бик кирәк. Тик проект авторы Андрей Елин әйтүенчә, әлеге проектны тормышка ашырыуда финанс кыенлыклары бар. Моннан тыш, протезны эшләтеп карарга пациент та кирәк. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев бу эшкә алынырга теләүче пациент табарга булышырга ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев