Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Коррупциягә каршы батл” узачак

Ришватьчелек, акча үзләштерү кебек күренешләр дәүләтне генә түгел, ә җәмгыятьне дә тарката. Шуңа да, шәһәребездә, ә аеруча яшьләр арасында, әлеге күренешкә юл куймау буенча шактый гына аңлату эшләре алып барыла.

Яр Чаллыда югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары арасында әлеге эшчәнлекне "Шәһәр студентлар советы" җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы каршында эшләп килүче Коррупциягә каршы комиссия җитәкли. Ел дәверендә алар коррупция темасына кагылышлы төрле фәнни, күңел ачу чараларын үткәрәләр.

- Коррупция белән көрәшү - дәүләтнең мөһим эше булып тора. Яшьләр җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткәнгә күрә, алар арасында мондый темага кагылышлы чаралар үткәрү мөһим. Аеруча югары уку йортларында. Коррупциягә каршы эшләрне дәүләт органнары белән генә тәэмин итеп бетереп булмый. Әлеге эштә җәмгыятебезнең һәр гражданины катнашырга тиеш. "Шәһәр Студентлар Советы" каршында эшләп килүче Коррупциягә каршы комиссия дә, кешеләрдә әлеге өлкәгә негатив караш формалаштыруны һәм тәрбияләнүне, тормышның барлык өлкәләрендә гадел мөнәсәбәләр булдыруны максат итеп, студентлар арасында актив пропаганда эшләре алып бара, - дип әйтә "Шәһәр Студентлар Советы" каршындагы Коррупциягә каршы комиссия җитәкчесе Наталья Бобкичева.

Мәсәлән, октябрьда "Без коррупциягә каршы!" шәһәр фотокүргәзмәсе һәм стена газетасы бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак. Ноябрьда "Коррупциягә каршы баттл" уены уздырылачак. Анда яшьләр үзләренең хокукларын һәм илебез кануннарын белүне һәм ораторлык сәнгатен күрсәтәчәкләр. Моннан тыш "Тикшерү бара" квесты да уздырылачак. Декабрьда "Хакый+кый белемнәр" интеллектуаль уены уздырылачак.

Коррупциягә каршы комиссия ЮХИДИ хезмәте белән дә актив хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, һәр елның язында шәһәребез юлларында "Мин ришвәт бирмим!" социаль акциясен уздыралар. Әйтергә кирәк, яшьләр аларда актив катнаша.

Гомумән, шәһәребездә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Аңлату эшләренең яшьләр арасында да күпләп уздырылуы сөендерә. Яшьтән үк дөрес тәрбия алып үскән кешеләр, һичшиксез, гадел җәмгыятьтә яшәргә теләп, мондый коррупция күренешенә юл куймаячаклар.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев