Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коткаручылар балалар мәйданчыгында башы кысылган кызны азат иткән

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре балалар мәйданчыгындагы таучык баскычының тимер рәшәткәләре арасына башы кысылган өч яшьлек кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр ителә. Кызның әти-әниләре аларның чакыруы буенча Энтузиастлар бульварына килгән коткаручыларга социаль челтәр аша рәхмәт әйткән. Алар сүзләренчә, әлеге хәл...

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре балалар мәйданчыгындагы таучык баскычының тимер рәшәткәләре арасына башы кысылган өч яшьлек кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр ителә.

Кызның әти-әниләре аларның чакыруы буенча Энтузиастлар бульварына килгән коткаручыларга социаль челтәр аша рәхмәт әйткән.

Алар сүзләренчә, әлеге хәл алар бала янында торганда килеп чыккан. Әти-әни баланың тимер рәшәткә арасына башын тыкканын сизми дә калган. Шалтырату буенча урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре килгән. Алар тиз арада хәлне бәяләгән, кызны тынычландырган, башына саклагыч башлык кидергән һәм техник җайланма ярдәмендә чыбыкларны аерган.

"Кызыбыз еламады да. Әмма аңа бу сабак булгандыр, дип уйлыйм. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әфәрин! Шәһәр тыныч йоклый ала. Безнең шәһәрдә геройлар бар! Сәламәтлек телим сезгә, сезне чакыру сәбәпләре аз булсын! » - дип язган әти-әниләр социаль челтәрдә.

Алар шулай ук урынга "Ашыгыч ярдәм" килгәнлеген дә әйткән, әмма аларның хезмәтләре кирәк булмаган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/17/144549/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев