Чаллыда “Тоннель” операциясе үтте
Чаллы юлларында ЮХИДИ хезмәктәрләре "Тоннель" операциясен үткәрделәр. Рейд вакытында 300 гә якын машина тикшерелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктатып, штрафларны, полисларны, атпечкаларны барладылар. Нәтиҗәдә, 99 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында бер очракта руль артында утыручы шоферның исерек булуы ачыкланды. Моннан тыш машина йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр һәм штраф түләмәүчеләр...
Чаллы юлларында ЮХИДИ хезмәктәрләре "Тоннель" операциясен үткәрделәр. Рейд вакытында 300 гә якын машина тикшерелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктатып, штрафларны, полисларны, атпечкаларны барладылар. Нәтиҗәдә, 99 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында бер очракта руль артында утыручы шоферның исерек булуы ачыкланды. Моннан тыш машина йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр һәм штраф түләмәүчеләр дә теркәлде. - Исерек хәлдә руль артында йөрүчеләргә 30 000 сумга кадәр штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Илдар Гайнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев