Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда – яңа завод

"Мастер" Кама индустриаль паркында Kiekert немец компаниясенең автомобильләр ишеге өчен йозак җитештерү заводы ачылды. Әлеге тантанада Татарстан хөкүмәте вәкилләре, Чаллы шәһәре башкарма комитеты житәкчесе Фәрһад Латыйпов, "Кикерт Рус" генераль директоры Александр Консон һәм башкалар катнашты. Яңа завод "Мастер"дагы 1,5 мең кв метр урынны били. Берничә елдан әлеге мәйданны 5 мең...

"Мастер" Кама индустриаль паркында Kiekert немец компаниясенең автомобильләр ишеге өчен йозак җитештерү заводы ачылды. Әлеге тантанада Татарстан хөкүмәте вәкилләре, Чаллы шәһәре башкарма комитеты житәкчесе Фәрһад Латыйпов, "Кикерт Рус" генераль директоры Александр Консон һәм башкалар катнашты.

Яңа завод "Мастер"дагы 1,5 мең кв метр урынны били. Берничә елдан әлеге мәйданны 5 мең кв метрга җиткерү күздә тотыла. Предприятиедә 70 эш урыны булачак, тора бара бу санны 240ка җиткерү планлаштырыла. Хезмәткәрләр Германиядә һәм Чехославакиядә укып кайтачаклар. Заводта 150 мең комплект җитештереләчәк. Ике елдан соң бу күрсәткеч ике тапкыр артыр дип көтелә. Монда җитештерелгән продукцияне ГАЗ, Ford Sollers, АВТОВАЗ компонияләренә җибәрәчәкләр.

Әлеге проектка 2 млн евро җәлеп ителгән. Киләчәктә немец компаниясе Татарстанда үзенең инжиниринг үзәген ачарга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X