Чаллыда яшь рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды
Шәһәребезнең картиналар галереясында Чаллының гына түгел, Россиянең иң яшь рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Рушания Шәйхетдинованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Рәссамның шатлыгын уртаклашырга укытучылар, укучылар һәм сәнгатьнең бу төрен яратучылар килгән иде. Бу көнне картиналар галереясына шактый кеше җыелуы табигый, чөнки Рушания Шәйхетдинова Чаллыда туып үскән талантларның берсе. Ул 1987 елда...
Шәһәребезнең картиналар галереясында Чаллының гына түгел, Россиянең иң яшь рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Рушания Шәйхетдинованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Рәссамның шатлыгын уртаклашырга укытучылар, укучылар һәм сәнгатьнең бу төрен яратучылар килгән иде.
Бу көнне картиналар галереясына шактый кеше җыелуы табигый, чөнки Рушания Шәйхетдинова Чаллыда туып үскән талантларның берсе. Ул 1987 елда туган. 2004 елда 2нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Аннары рәсем сәнагате юнәлешендә укуын Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетында дәвам иткән. Шуннан соң ул тормышын иҗат белән бәйләргә карар кабул иткән. Дипломлы яшь белгеч балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә балаларга үзенең һөнәренә мәхәббәт уята. Аның үзенчәлекле иҗаты шәһәрдәшләрне битараф калдырмый. Яшь булуына карамастан, Рушания халыкара, Россия һәм шәһәркүләм күргәзмәләрдә, иҗади проектларда актив катнаша.
Рушания Шәйхетдинова графика остасы. Ул А.В.Халдеевның остаханәсендә актив эшли. Бу остаханәнең максаты - графиканы үстерү һәм популярлаштыру. Рушания хезмәттәшләре белән бергә "Моабит дәфтәрләре", "Свияжск. Постижение", "Постижение. Свияжская уха" һәм башка проектларда актив катнашкан.
Картиналар галереясында график, коллография, линогравюра сериясеннән барлыгы 34 хезмәт урын алган. Рәссам май техникасы белән дә иҗат итә. Сәяхәтләре нигезендә барлыкка килгән җәйге этюдлар, хатын-кыз портретлары берәүне дә битараф калдырмый. Шәһәрдәшләребез әлеге күргәзмә турында фикерләре белән уртаклаштылар.
Айгөл Гатуллина, ЧДПУ студенты:
- Мин үзем дә рәсем ясарга яратам. Буш вакытларымда кулыма пумала алып картиналар, пейзажлар иҗат итәм. Шуңа күрә күргәзмә залларына йөрергә тырышам. Яшь рәссам Рушания Шәйхетдинованың күргәзмәсе бик ошады. Ул төрле темаларга, төрле алымнар кулланып иҗат иткән.
Зәкәрия Фәизова, лаеклы ялдагы шәфкать туташы:
Интернеттан аерылып, иҗат, сәнгать белән мавыгучы яшьләрне хөрмәт итәм. Аларның берсеннән-берсе матур картиналар ясаулары мактауга лаек. Рушаниянең күргәзмәсен карагач, киләчәккә өмет уянды. Бигрәк тә аның җәйге этюдлары күңелемне җылытты. Яшь рәссамга иҗат уңышлары юлдаш булсын.
Роза Кашапова, пенсионер:
- Концерт, театрларга өстенлек бирсәм дә, картиналар галереясына йөрергә яратам мин. Чөнки биредә үзгә мохит, монда күзгә күренми торган матур хисләр уяна. Мондагы чараларга йөри башлагач, үзем дә саннар буенча рәсемнәр ясый башладым. Бу сәнгать җанны ял иттерә, ябыгырга теләүчеләргә дә файдалы, чөнки бер эшкә керешсәң, ашауны да онытып иҗат итәсең. Рушаниянең күргәзмәсе ошады. Килеп карагыз, үкенмәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев