Чаллылылар Кыңгыраулы күпердә өмә оештырдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Кыңгыраулы күпердә өмә оештырдылар

Өмә Бөтендөнья сулыкларны чистарту көненә багышланды.

Өмә Бөтендөнья сулыкларны чистарту көненә багышланды. Активистлар яр буе территориясен һәм сулыкларны чистарттылар. Чарада 40тан артык кеше – волонтерлар, мәктәп укучылары, "Мусора. Больше.Нет" иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре актив катнашты. Барлыгы 40 капчык чүп-чар, шулай ук зур габаритлы чүп-чар, ауган агачлар, покрышкалар, пенопласт кисәкләре җыелды. Җыештыру азагында чистартылган территориядә табличкалар беркетелде, алар табигатьне сакларга һәм чүп-чар ташламаска өндәп торалар.

 

http://nabchelny.ru/news/37027

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев